Һәр ил, халык тарихының асылында кеше язмышы.

Һәр ил, халык тарихының асылында кеше язмышы. ⠀ Шушы көннәрдә мин 1941 елда Сарман районы Баткак авылында туып үскән Тазиева Мөнирә Сахи кызы белән таныштым. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яши. Ул минем хезмәткәремнең әнисенең танышы. Мөнирә әби безнең Остазлар турында анардан ишетеп белгәч бик шатланган. Күптәннән инде, сакланып калган кул эшләрен кая тапшырыйм икән, ничек саклап калырга була микән дип уйланып йөргән икән Мөнирә әби. ⠀ Уңган-булган, тормышның әчесен дә, төчесен дә күргән Ак әбиебез. Сугыш елларында әтисен югалткан. Кияүгә чыгып ире белән бергә 2 малай тәрбияләп үстергәннәр. Ире дә, бер малае да бу дөньядан китеп барганнар. Шушы югалтуларга да карамастан, Мөнирә апа сынмаган-сыгылмаган. Яшь чагында торфяникларда да эшләргә туры килгән. Төзелештә дә, заводта да эшләгән. Лаеклы ялга чыкканчы 18 ел кондитер булган. ⠀ 🌸14-15 яшьләрендә бик күп кул эшләрен башкарган. Әнисе белән бергәләшеп кич утырганнар. Кул эшенә мәхаббәт гомер буйлык бит ул. Ыргак белән чәчәкләр бәйләп диварлага элеп куелган рә
Back to Top