Чәк-чәк пешерүнең иң гади ысулы
Чәк-чәк татар халкының иң популяр ризыкларыннан санала. Риваятьләрдә язылганча, Болгар ханы бердәнбер улын өйләндерергә карар кыла һәм туй табынына тиз, җиңел әзерләнә, үз тәмен озак саклаучы сый уйлап табарга әмер бирә. Төп шарты – бу ризык һәр бәйрәмне бизәп торырга тиеш.
Аш-су осталары озак уйлана. Хан бик күп ризык татып карый, әмма алар арасыннан чәкчәкне генә сайлап ала.
Шул вакыттан бирле татар туйларына һәрвакыт чәк-чәк бүләк итәләр, имеш...
Чәкчәк пешерүнең төрле ысуллары бар. Казанда яшәүче Фәридә Усманова чәк-чәк яисә төш пешерүнең иң гади ысулын куллана.
Төш әзерләү өчен камыр: 3 йомырканы – бөтен килеш, дүртенчесенең сарысын гына сытабыз. Чеметеп кенә чәй содасы һәм тоз салабыз. Токмачныкыннан йомшаграк итеп камыр басабыз. Камырны 4–5 мм калынлыкта җәеп, башта озынчага (2–3 см киңлектә) тасмалап, аннары һәр тасманы токмач кискән кебек кисәбез. Төшне кайнап торган үсемлек маена өлешләп кенә салып, кыздырып алабыз. Ул, кызармаска, алтынсу төскә генә керергә тиеш.
Ширбәт өчен: 5 аш кашыгы балга 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы су салып кайнатабыз. Ширбәтнең әзерлеген белер өчен, суга тамызырга кирәк – ул шар рәвешенә килеп, катып китәргә тиеш.
Әзер ширбәтне төш өстенә агызып, яхшылап бутыйбыз. Кулны салкын суга мана-мана, төшне матур, тигез формага китереп, тәлинкәгә өеп куябыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Готовим чак-чак
Чак-чак – традиционное татарское национальное блюдо. По приданию Булгарский хан перед свадьбой единственного сына распорядился, чтобы среди угощений было особое блюдо, которое бы быстро и легко готовилось, долго сохраняло свои вкусовые качества. Главное условие – это блюдо должно быть достойным праздничного стола.
Долго ломали голову придворные повара, много блюд перепробовал хан. Лишь одно ему понравилось – чак-чак.
С тех пор по традиции на свадьбу дарят чак-чак. Существует множество рецептов приготовления этого блюда. Фарида Усманова рекомендует нам наиболее легкий способ его приготовления.
Тесто: Берем 3 яйца целиком и один желток. Добавляем щепотку соды и соли.
Замешиваем мягкое тесто, раскатываем толщиной 4–5 мм. Разрезаем на полоски шириной примерно 2–3 см. Затем нарезаем эти полоски соломкой. Обжариваем «орешки» небольшими порциями в кипящем подсолнечном масле до золотистого цвета. Для равномерной жарки необходимо постоянно помешивать.
Сироп: Кипятим 5 ст. ложек меда, 3 ст. ложки сахарного песка, 2 ст. ложки воды. Секрет готовности сиропа: капнуть сироп в воду, должен образоваться шарик.
Готовым сиропом заливаем «орешки». Перемешиваем. Затем выкладываем на тарелку (или поднос, в зависимости от количества) и, периодически смачивая руки в холодной воде, придаем чак-чаку необходимую форму.
Приятного чаепития!
Видео: Фагыйлә Шакирова