Туган тел - 10нчы тапшыру,

Теар – ул могҗизалар иле. Балалар театрлары бигрәк тә. Чөнки анда әкиятләр чынбарлыкка әйләнә, һәрвакыт дуслык, татулык, мәхәббәт өстен чыга. Әлеге матурлыкны үз күзләре белән бер мәртәбә күргән бала кабат-кабат шунда тартыла. Шуңа да балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган пьесаларга гаять зур таләпләр куела. Бала беренче тапкыр театр залына кергәч яңа сәнгать төре белән таныша. Әлеге танышлык бала күңелендә мәңге сакланып калачак. Аның матур хәтирә булып саклануы, театр сәнгатенә мәхәббәт уятуы бик мөһим. Чөнки балалар өчен куелган әсәрләр дә төрле булырга мөмкин. Баланың куркып калуы, күңеле кайтуы да бик ихтимал. Шуңа да спектакль нигезенә салынган пьесаның эчтәлеге, вакыйга-күренешләрнең балага таныш һәм аңлаешлы булуы шарт. Психологик үзенчәлекләренә туры килүе, акыл сатмыйча гына кертелгән тәрбияви фикер-карашларның чагылышы да бик әһәмиятле. Балалар күңеле - юка пыяла сыман, саксыз кагылсаң, уалып китәргә генә тора. Шагыйрь һәм галим Җәвад Тәрҗеманов әйткәнчә: “Балаларга адресланган һәр әсәр сабыйның игътибарын җәлеп итәрлек, уйландырырлык һәм дә күңелен сокландырырлык булырга тиеш. Нәниләргә яхшы әсәр иҗат итү өчен әдипнең үзенең эчке дөньясы да сабыйларча самими, саф булып саклануы мөһим. Нәниләр күңеленә барып җитә алырлык әсәрләр язучы кеше ул – гаять катлаулы махсус профессия вәкиле. Зиһене белән зурлар өчен язучы кебек үк эш итсә дә, күңеле белән, үзенең хисләре, фикер йөртүе белән сабый булып калырга тиеш...” Сәхнәдән артист абый-апалары уйнаган тамашаларны карау сабыйлар өчен үзенә бер тәрбия чарасы булып торса, төрле театр студияләрендә балаларның үзләре тарафыннан уйналган спектакльләр тагын да көчлерәк тәэсир итә. Чөнки алар ихлас, аларда ялган, ясалмалык юк. Шундый студияләрнең берсе – “Апуш” балалар театр студиясе хакында тапшыруларыбызда еш искә алабыз. Чөнки әлеге студиядә татар телен камил белгән, милләтебезнең киләчәге булырга әзерләнгән балалар белем ала. Бүгенге көндә студиянең «Сәйдәш», «Чулпан», «Ленин» мәдәният үзәкләрендә эшләп килүче бүлекләрендә 86 бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. Бер ел дәвамында студия 4 спектакль чыгарган – бу заман балалар драматургиясенә ихтыяҗны күрсәтә торган тагын бер мисал.
Back to Top