КАЗАНЫШ / Фрид Ибраимова Яа Йолдыз ичесе / Победитель проекта Яа Йолдыз
Фәридә Ибраһимова – «Яңа йолдыз» проектының өченче сезоны җиңүчесе генә түгел, Мамадышта биология-химия укытучысы да. «Яңа йолдыз» да җиңгәч, Фәридәнең тормышы ничек үзгәргән? Мәктәпне калдырып, тулысынча иҗат эшенә чумарга җыенмыймы? Җаваплар «КАЗАНЫШ» проектының яңа чыгарылышында!
0:00 Тапшыру герое – Фәридә Ибраһимова
0:23 «Яңа йолдыз»га кадәрге Фәридә һәм хәзерге Фәридә арасында аерма бармы?
0:47 Әлеге проект сине нәрсәгә өйрәтте?
1:19 Гала-концертта синең чыгышны Зөлфәт Хәким аеруча үз иткән. Ни өчен?
2:05 Проекттагы остазы Зөфәр Хәйретдинов турында
4:14 Бәйге дәвамында нинди кыенлыклар белән очраштың?
7:24 Алга таба эстрада белән бәйле планнарың?
7:52 Җиңүчегә нәрсә бүләк иттеләр?
8:43 Җиңүдән соң синең шәхесеңә игътибар арттымы?
9:27 «Тыйнак татар кызы» дигән сүзләр сиңа туры киләме?
10:07 Һөнәрең буенча син кем?
10:27 Ни өчен җыр укытучысы түгел, ә биология һәм химия?
11:21 Ике эшчәнлекне бергә алып бару кыен түгелме?
11:52 Биология дәресләрендә музыка алымнарын кулланасыңмы?
12:33 Җырчы булыр өчен укытучы һөнәрен ташларга әзерме?
12:57 Музыкага карата мәхәббәт, сәләт кемнән күчкән?
13:37 Ни өчен син социаль челтәрләрдә актив түгел?
14:01 Сине нәрсә илһамландыра?
14:57 Кемнәрнең иҗатын аеруча яратасың?
15:28 Комплексларың бармы? Алар белән ничек көрәшәсең?
15:55 Үзеңне 3 сүз белән тасвирла
16:01 Синең турында бер кызыклы факт?