“Фидакарьләр“ тапшыруы - Айгөл Миңнуллина, 121 лицейның (Казан) татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан радиосының “Фидакарьләр“ тапшыруы. Проект ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә. Проектның авторы һәм алып баручы - Раил Садри. 00:25 Кунак белән таныштыру. 00:44 121 лицей һәм анда татар теленә мөнәсәбәт. 01:59 Татар теле дәресләренә ничә % укучы йөри? 02:46 Татар теле дәресләренә йөрүчеләрнең саны ни өчен кими? 04:05 Лицейда татар теле укытучыларының дәрәҗәсе нинди? 04:44 Бала иң беренче чиратта дәрескә түгел, укытучыга килә. 06:24 Тәҗрибә уртаклашу: татар теле дәресләренә мәхәббәт тәрбияләү алымнары. 08:58 Татар төркеменә укучылар ни дәрәҗәдә татар телен белеп килә? 09:51 Татарча белү бары тик мәктәп эше генәме? 11:06 Казан федераль университетында уку еллары. 12:05 Мәктәптә университетта алган белемнәр генә җитәме? 13:48 2017 ел һәм адаптация. 17:44 Мәктәпләрдә кемнәр эшләп калды? 18:36 “Шәхес буларак үсү өчен КФУ – искиткеч урын”. 20:21 Төгәл, матур итеп сөйләшергә ничек өйрәнергә? 21:23 “Мамадыш сөйләше – иң камил сөйләшләрнең берсе”. 21:56 Укытучы булырга нәрсә этәрде? 23:29 Конкурслар: укытучы эшенә комачаумы, ярдәмме? 27:24 Яхшы, идеаль татар теле дәресенең рецепты. 29:10 Дәресне кызыклы итү рецепты. 32:30 Әдәбиятны бер сәгать эчендә өйрәнергә мөмкинме? 33:24 Әдәбият дәресләрендә басым нәрсәгә ясала? 34:46 Хәзерге 11 сыйныф укучылары Ф.Әмирхан, Г.Исхакый әсәрләрен аңлыймы? 36:34 Бүген татар теле дәресләренең төп максаты нәрсә булырга тиеш? 40:11 Лицейда татар теле һәм чит тел укытучылары хезмәттәшлеге. 42:04 Кайсы авторларның дәреслекләре эффектив? 44:00 Дәресне уен аша үткәрү ничек була? Тәҗрибә уртаклашу. 45:53 Бу дәрестә буласым килә! 47:26 Хәзерге татар теле укытучысының иң зур казанышы нәрсә булырга тиеш? 49:50 Саубуллашу
Back to Top