“Фидакарьләр“ - Алинә Шәгәрәева. Казан, 13 татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Тапшыруны Раил Садри алып бара. Студиябезнең бүгенге кунагы — Шәгәрәева Алинә Илсур кызы. Тумышы белән тарихи Болгар якларыннан – Татарстан Республикасының Спас районы Урта Йорткүл авылыннан. Туган туфрагы Бөек Болгар җирләре булуы белән горурланып яши. 2007 нче елда, Татар Дәүләт Гуманитар Педагогика Университетын тәмамлагач, тормышын укытучы һөнәре белән бәйләргә була һәм туган авылына кайтып, үзе белем алган мәктәптә биш елга якын инглиз теле, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Укучылар саны кимү сәбәпле авыл мәктәбе ябылгач, 2012 нче елда Казанга килә һәм Яңа Савин районының 13 татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башлый һәм бүгенгә кадәр шушы мәктәптә эшли. Алинә Илсур кызына хезмәтен ихлас күңелдән ярату һәм һөнәренә тугрылык хас. “Укучыларның фән белән кызыксынуына иң төп ачкыч — укытучы шәхесендә. Иҗади, актив, иң мөһиме үз фәнен белгән һәм яраткан укытучы – фән белән кызыксындыруга иң зур стимул. Яраткан эшеңнән ямь табып, көч, илһам алып яшәүдән дә зуррак бәхет юктыр ул, мөгаен”, — дип саный ул. Татар теле һәм әдәбият белән бәйле төрле чараларда актив катнашу, үзе дә иҗат итү, шигырьләр язу – болар барысы да укытучы Алинә Шәгәрәева һөнәри тормышының бер юнәлеше. Алинә Илсур кызы Шәгәрәеваның куйган тырыш хезмәте күп кенә мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм дипломнар белән билгеләнгән. 2023 елда ул “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты” Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе. 00:27 – Кунак белән танышу 00:51 – Казан шәһәре 13 нче татар гимназиясе турында. 01:43 – Ничә бала татар теле дәресләренә йөри? 02:11 – Казанга күчеп килгәннән соң татар теленә мөнәсәбәт үзгәргәнме? 03:24 – Авылдан Казанга күченү сәбәпләре 04:21 – 2017 елгы вакыйгалар ничек узды? 05:11 – Ата-ана баласын ни өчен татар гимназиясенә китерә? 06:52 – Бөтенроссия “Ел укытучысы” конкурсы турында 08:02 – Җиңү өчен нишләргә кирәк? 08:44 – Конкурсның эчке кухнясы 10:02 – Җиңүче иткән дәрес кайсы темага үткәрелгән? 11:07 – Ни өчен әдәбият? 11:56 – Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? 13:02 – Укытучы булу гади һөнәрме, әллә?.. 14:09 – Остазлар турында 16:25 – Татар теле & инглиз теле: параллельләр 17:38 – Татар теленә өйрәтүдә кайсы алымнар нәтиҗәле: тәҗрибә уртаклашу. 19:24 – Укытучы татар теленнән яңа дәреслекләр, яңа методлар артыннан җитешәме? 21:03 – Мәктәпкә татар телен белеп килүчеләр дәрәҗәсе ничек? 22:14 – Бөтенроссия “Ел укытучысы” конкурсындагы конкурентлар кемнәр алар? 23:29 – Татар теле укытучысының иң зур казанышы нәрсә булырга тиеш? 25:22 – Татар теле дәресләрендә булып кына татарча өйрәнеп буламы? 26:08 – Укытучылар ата-аналарны тәрбияләргә тиешме? 26:57 – Татар теленә өйрәтүдә әби-бабайның роле 28:27 – Җәйге каникулдан соң авылдан килгән укучының татар теленә мөнәсәбәте ничек үзгәрә? 29:19 – Теләкләр 30:49 - Саубуллашу
Back to Top