Марат Аббясов - Серле Чишм (Рифкать Имаев шигырьлре)

Ага чишмә өстән аска, Су сикерә таштан ташка. Кайчак шулай кисәк кенә Шигырь туа икән башта. Кем килсә дә ихтыяры, Хозурлансын монда туктап. Алны-ялны белми чишмә, Төн керсә дә ятмый йоклап. Чишмәләр дә төрле-төрле, Көмеш сулар юа керне. Гади генә булмас чишмә, Саклыйдыр ул берәр серне. Битем юдым, суын эчтем, Сихәт алдым җаннарыма. Бу якларга юлым төшсә, Тагын киләм яннарыңа. Як-ягында яшькелт үлән, Юлларында ап-ак комы. Кереп китте шигыремә Сиздермичә чишмә моңы. ©️ Рифкать Имаев
Back to Top