Марат Аббясов - Бик ерак инде мшкатьсез чаклар

Бик ерак инде мәшәкатьсез көннәр, Тоелмыйча җиңел беткәннәр алар. Күптән үскән кичәге сабыйлар, Ә күпменең инде өзелде гомерләр... Күпме уйланмый кылынган гамәлләр, Әйтелгән сүзләр өчен әрни җаннар. Кая күчерә безне куелган максатлар? Ни тарафка итә аяк баскан сукмаклар? Күрәбез, бар татулык һәм сугышлар, Дөрес белемнәр һәм ялгыш фикерләр. Шуннан авыртып беткән безнең башлар, Тынычлыкны югалттык, эчәбез дарулар. Бик ерак инде мәшәкатьсез көннәр, Кайгы-хәсрәт булмаган вакытлар. Сорауларга хәзер ачыла җаваплар, Хәзер генә аңлашыла кайбер эшләр. (с) Марат Аббясов
Back to Top