Беренче татар театры
1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә,бу кичтә сәхнәдә «Кызганыч бала» драмасы һәм «Гыйшык бәласе» комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.
Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган мөгаллим, талантлы музыкант һәм жырчы И. Кудашев-Ашказарский 1907 елда Оренбургта кечкенә театр төркеме оештырып, Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — профессиональ татар театр труппасының яши башлавы була.
Соңрак Түбән Новгородта труппага «беренче татар артисткасы» булып танылачак Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм үзе исән чагында ук «татар театрының атасы» дип йөртеләчәк, тарихка артист, режиссер, «Сәйяр» труппасының җитәкчесе Габдулла Кариев булып керәчәк 21 яшьлек Миңлебай Хәйруллин кабул ителә. «Сәйяр» — 1908 елда труппага театрның дусты, киңәшчесе бөек шагыйрь Г.Тукай кушкан исем (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә).