ЗИФА КАДЫЙРОВА: яңа китап, экстрасенслар, янган йорт, “Зифа” порошогы, секс хакында. МӘСКӘҮ[ЧӘ] №2
ӘЙТЧЕ проекты МӘСКӘҮ[ЧӘ] дигән подкаст-тапшыру тәкъдим итә.
Тапшыруның бүгенге кунагы – татар әдәбиятына утлар чәчә-чәчә комета булып килеп кергән язучы Зифа Кадыйрова.
Подкастның кагыйдәләре буенча татар шәхесләре белән Мәскәүдә татарча гәп куертабыз. Зифа Кадыйрова очрагында исә, әңгәмәне аның затлы фатирында яздырып, искәрмә ясарга булдык.
50 яшенә кадәр кулында көрәк кенә тоткан Зифа Кадыйрова уйламаган җирдән каләмгә үрелә. Беренче әсәрен кием үтүкли торган тактада яза ул. Тәүге әсәренең кулъязмасы кулдан-кулга күчеп йөреп, көннәрдән бер көнне Зифа Кадыйрова супер йолдыз булып уяна.
Бүгенге көндә аның татар телендә 7 китабы дөнья күрде: “Язмыш сынавы”, “Сагынырсың, мин булмам”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?”, “Синсез килгән язлар”, “Яраларың белән яратырмын” һәм “Урланган яшьлек”.
Әле тагын русчага тәрҗемә ителгәннәре бар.
Зифа Кадыйрова 8нче китапның кайчан чыгачагын беренче булып безнең тапшыруга сөйләде. Алай гына да түгел, бераз гына булса да эчтәлеген дә бәян итте.
ӘЙТЧЕ проектының VKдагы сәхифәсендә иң яхшы сорау авторына бүләк була дип вәгъдә иткән идек. Тапшыруны яздырганнан соң Зифа апа белән киңәшләштек тә җиңүче буларак Гөлназ Шәмсине игълан итәргә булды.
Бүләккә – “Урланган яшьлек” китабы белән татарча авто ябыштыргычлар.
Ихластан котлыйбыз!
Татарча распаковка БҮЛӘКЛӘРЕ дә бар бит әле.
Аларны VKда («Вконтакте»да) уйнатабыз.
Җиңүчегә ниләр эләгә: өчпочмаклы чәй кашыгы, өчпочмак рәвешендәге брелок һәм Кол-Шәриф сурәте төшерелгән дару савыты (көзгесе дә бар).
Конкурста катнашу шартлары бик җиңел!
Моның өчен VKда Зифа Кадыйрова белән интервью видеосы астында бер сорауга җавап язарга – “аның кайсы әсәрен аеруча яратасыз?”
Комментарий калдырган һәр кешегә чират саны билгеләнә.
Җиңүчене “генератор случайных чисел” ярдәмендә ачыклыйбыз.
Ахырдан тулы исемлекне дә, җиңүчене ачыклау процессын да видеога төшерербез һәм аккаунтларыбызда урнаштырырбыз.
Конкурска төгәл бер атнадан нәтиҗә ясарабыз.