МАЛЫШЕВАГА тагын бардым (Тишек ТВ №5)
Бер ай элек Малышеваның “Здоровье” тапшыруына тамашачы булып барган идем. Кичә исә – “Жить здорово” дигәненә.
Бу минем Малышева тапшыруларына дүртенчеме, бишенчеме баруым. Ләкин халыкны бу кадәр мыскыллавын беренче генә күрүем иде.
Беренче “комплимент” миңа килеп иреште.
Төшерә башларга 5 секунд кала, алып баручы минем якка карады да:
- Мужчина с трупо подобным лицом! – димәсенме!
- Я?! – дип сорадым, чөнки янымда хатын-кызлар гына иде, уң якта да, сул якта да, хәтта өске рәттә дә бер ир заты да юк иде.
- Да, вы! – диде Малышева.
Беренчедән, съемка башланырга кала синең өчен иң мөһим мәсьәлә – кемнең труп, ә кемнең труп түгеллеген тикшерүме?
Мине “мужчина с трупо подобным лицом” дип атавы боегып һәм елмаймыча утырганыма ишарә булдымы икән? Соң төшерә башламадылар бит әле, ник тик торганнан гына авыз ерып утырыйм, ди.
Икенчедән, әгәр Малышеваны миндә яки башка кешедә нәрсәдер канәгатьләндерми икән, йомшаграк итеп әйтеп булмыймы? Бөтен кеше алдында мыскыл итәргә һәм төрттерергә дигәнме?
Ярый, мин егет кеше, ишеттем дә күңелемә якын кабул итмәдем, ди. Ләкин миннән соң да кайбер кызларга “у тебя тупое выражение лица” дигән “комплиментлар” өләшүен дәвам итте Малышева.
- Кичәге хәлләрне күрсәң! Малышева кичә студиядә тамашачы булып утырган һәркемгә диярлек бәйләнеп чыкты, “ты как труп”, “ты как мертвая сидишь”, дип, берәүне, кыяфәтен ошатмыйча, хәтта студиядән чыгарып җибәрде, – дип сөйләде янымда утырган бер кыз.
Кичә “Жить здорово” тапшыруының Яңа ел чыгарылышын төшерделәр.
Халыкның күңелен башта ныгытып таптыйлар, ә аннан соң, ник елмаймыйсыз, дип җелеген корыталар.
Кыскасы, Малышева тапшыруында халыкка декорациягә караган кебек кенә карыйлар... Хөрмәт һәм ихтирам кебек сүзләргә монда урын юк, күрәмсең.
ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз –
! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз !
Без кайларда бар:
VK -
Әстәгъграмда - [club226455381|@aitchetat]
Ютубта - @aitche-tat
Рутубта –
#әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #таптатарча #моңлымәскәү #монлымэскэу #тишектв