Ә медицина һәм санитар авиация хезмәтләре бүген ничек эшли һәм яңалыклар ярдәм күрсәтүдә тагын нинди өстенлекләр бирәчәк?

Ашыгыч медицина ярдәме машиналары саны 180гә арта. Ике вертолет алыначак. Һәм аларда очышлар саны да ике тапкырга диярлек артырга тиеш. Татарстанның сәламәтлек саклау тармагын шундый яңалыклар көтә. Яңарышларның бер өлеше - “Сәламәтлек саклау“ илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында. Ә медицина һәм санитар авиация хезмәтләре бүген ничек эшли һәм яңалыклар ярдәм күрсәтүдә тагын нинди өстенлекләр бирәчәк? Теманы Рания Абдрахманова дәвам итә.
Back to Top