Россия клменд зур югалту

Татарстан сәламәтлек саклау министры булып эшләгән Марат Садыйковны соңгы юлга озатырга килгән һәркем шушы фикерне кабатлады. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Халыкара мәгълүмат үзәгендә узган хушлашу мәрәсименнән безнең хәбәрчеләребез репортажы. Әлеге залда ул күптән түгел сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлегенә еллык йомгак ясаган иде. Инде зал тулы халык аның гаиләсе, хөкүмәт җитәкчеләре, хезмәттәшләре, якыннары Марат Садыйковның тормыш баскычларын барлый. Марат Садыйковның киңәшләрен әле кайта-кайта сагынырбыз. Чөнки алар төпле һәм хәлиткеч иде дип искә ала хезмәттәшләре. Ул соңгы сулышына кадәр гиппократ антына тугры калган ышанычлы белгеч иде. Ул эшләгән вакытта яңа поликлиникалар, хастаханәләр ачылды. Федераль, республикакүләм программалар тормышка ашырылды. Республика пандемияне җиңеп чыга алды. Без ниятлибез , ә язмыш иярли. Кискинәт арабыздан мәңгелеккә китеп барган Марат Садыйковның да ниятләре, чынга ашырасы максатлары бик күп иде. Язмыштан узмыш юк.Россикүләм Медицина өлкәсенең әйдәп баручы бик күп белгечләре Мәрхүмнең якыннарының кайгысын утаклашкан телеграм- хатлар юллаган . Аларны хушлашу мәрасимен алып барган Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев укыды. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты исеменә лаек булган Марат Садыйков үз тармагында фәнни ачышлар ясарлык җирлек тудырган иде. Гап-гади табибтан министр булганчыга кадәр, аннан соң да кемнәр белән генә юллары кисешмәгән Марат Садыйковның. Барысы аны бачык йөзле, аз сөйләшеп күп эшли торганнардан дип искә ала. Тумышы белән Марат Садыйков Буадан. районы башлыгы Ранис Камәртдинов аның туган ягы белән кызыкснып торуын , «Ярдәм кирәкмиме дип, гел сорашып, белешеп торуын. Якташлары да аның белән, аларның, атаклы табиблар нәселе белән горурлануы турында сөйләде. Марат Садыйковның әтисен дә сәламәтлек саклауның легендасы дип йөртәләр. Ул Казандагы якташлык җәмгыятенә нигез салучыларның берсе. Марат Садыйков һәр авыруның язмышы белән кызыксынган табиб та булган. Ренат Харис фикеренчә табиблар Әбүгалисина гыйльмен дәвасына тоташтыра беләүчеләр. Реанимация поэмасы язылуда Марат Садыйковның да этәргече бар. Табиб ярдәменә мохтаҗ булучыларны кайда күрсә шунда ярдәм иткән, самолетта очканда да, юлда очратса да. Үз һөнәренә бирелгәнлеге , яратуы күпме кешенең гомерен саклап калган. Без барыбыз да аңа рәхмәтле.
Back to Top