JADIDFEST: инклюзив перформанс «Фатих Әмирхан борчулары»

Авторлар: Сәидә Кадырова (Минубаева), Миләүшә Ризванова. Фатих Әмирхан параличлы булуына юмор һәм ирония белән караган. Әдипнең авырудан ни кадәр борчылганын күз алдына да китерү кыен. Jadidfest кысаларында оештырылган инклюзив перфоманс Әмирханның хыялларын, борчуларын, хис-кичерешләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк. Ә аны нәрсә борчыган? Гаилә: мулла улы булса да, Әмирхан мәдрәсәне ташлап чыга, әтисе белән берничә елга элемтәләрен өзә. Мәхәббәт: Фатих әфәнде яшьтән үк өйләнү, гаилә коруга тискәре карый иде, ләкин үзе күптән яратып йөргән кызга – Чистай ишаны кызы Шәмсенисага – тәкъдим ясаган булган. Туташ аны кире каккан. Гаделсезлек: инвалид
Back to Top