JADIDFEST: «Акрын укулар»

Фатих Әмирханның дөнья күрмәгән әсәрләре калган әле. Хәзергә вакытта Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Фатих Әмирханның алты томлыгын әзерли. 2024 нче елда беренче томы, ә 2025 тә - тагын өч томы чыгачак. Җыентыкка яңа табылган, совет заманында цензура аркасында бастырылмый калган әсәрләр дә керәчәк. Jadidfest вакытында «Акрын уку» форматында узган чарада хисле уку һәм электрон музыка берләште. Яңгыраган әсәрләр арасында - ике яңа әйбер: Әмирханның татар исемнәре турында мәкаләсе һәм аның 1920 нче еллар ачлыгы турында фикерләре. Укый: Айсылу Шәфигуллина. Музыка: Holofonote. 29 октябрь, 2023 нче ел. Милли китапханә, Казан.
Back to Top