Казанда XIV “Нәүрүз“ фестивале ачылды

Казанда төрки халыкларның XIV халыкара театр фестивале ачылды. Камал театры каршындагы мәйданда тантаналы чара узганнан соң, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт драма театры Гүзәл Яхина әсәре нигезендә куелган “Зөләйха күзләрен ача“ спектаклен күрсәтте. Фестиваль быелдан шоукейс үткәрә башлый: спектакльләрне карарга Франция, Германия, Норвегия, Маҗарстан, Иран, Төркия, Грузия продюссерлары килә. Димәк, чара милли театрларны ярыштыру юлыннан китмәгән, ул аларга өстәмә игътибар юлларын эзли. Тулырак:
Back to Top