Казанда XIV халыкара мөселман киносы фестивале ачылды
“Фильмны сәнгать хакына, зур максатлар хакына төшерәсең икән, син иҗатыңда ирекле дигән сүз. Әгәр инде заказ икән, дәүләтнекеме, яисә аерым бер шәхеснекеме, димәк, синең өстеңдә хуҗа бар“.
Казанда XIV халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Анда быел 56 илдән 967 фильм тәкъдим ителгән. Шулардан 65е сайлап алу турын үткән. Ачылыш тантанасында Азатлык хәбәрчеләре дә булды.