Рахима Туган телем автор Энҗе МӨЭМИНОВА

ТУГАН ТЕЛЕМ Дөньяда иң-иң матур ил, Ул – минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел, Ул – минем туган телем. “Балам!“ - диеп туган телдә Эндәшә миңа әткәм. “Әнием!“ - дип, әнкәемә Мин туган телдә әйтәм. Туган телемдә сөйләшеп, Яшим мин туган илдә. “Туган ил” сүзен дә Әйтәм мин туган телдә. Иң изге хисләремне мин Туган илдә аңлатам. Шуңа күрә туган телне Хөрмәтлим мин, яратам.
Back to Top