Илексаз авылында туып үскән Вәлиева (Рәхимова) Наҗия Сабирҗан кызының истәлекләре

Елама син, балам,мин киткәчтен Сагышларга салма үзеңне. Язмыш шулай гомер язган икән, Сабыр ит син,булчы түземле. Елама син, балам,мин киткәчтен, Язмышларны берүк каргама. Мин күкләрдән сине күреп торам Ялгыз калдым диеп уйлама.. Елама син, балам,мин киткәчтен, Авыр булыр сиңа,сыгылма. Син дә миңа дога укып торсаң Минем хәлләр яхшы булыр ла.. Елама син балам,сабыр бул син, Тормышыңны кара,алга бар. Янәшәңдә синең туганнарың, Сөйгән ярың булыр сиңа пар. Мин күкләрдән сиңа бәхет теләп Төшләреңә килеп керермен
Back to Top