Нәбирә Гыйматдинова Үзем генә беләм 6-10 бүлекләр
Исемнәрең кычкырып әйталмадым,
Гайбәт телләреннән яшердем.
Сине очраткач та үзгәрдем мин,
Мең картайдым, мең кат яшәрдем.
Өметләрем минем таңнар төсле.
Атмас кебек беркөн офыкта.
Син булганга гына яшимдер мин,
Җансыздыр мин, җансыз син юкта.
Төннәр җитсә, күк йөзенә карап,
Сине уйлыйм, минме бәхетең?
Тып-тын күңелемне давыллатып -
Яратам дип әүвәл син әйттең.
Рәхмәт димме, каһәр яудырыйммы,
Без адашып кергән дөньяга.
Таңнар көтәм. Яшьле күзләремнән
Йолдызларын коеп төн ага...