Мәликә ХӘЙРУЛЛА – Әниемнең мине белмәгән чагында / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN

27 ноябрь – айның соңгы якшәмбесе һәм әлбәттә әниләр көне! Безнең иң якын кешеләребезгә багышланып язылган шигырьләр татар әдәбиятында бихисап. Без шуларның берсен сезгә тәкъдим итәбез. Әниләрегезне котларга онытмагыз! Әниемнең мине белмәгән чагында Итәгенә җилләр булып уралып йөрдем. Чиләгенә агып кердем сулар булып, Йөрәгенә моңнар булып үтеп кердем... Әниемнең мине белмәгән чагында мин җәй идем, мин көз идем, мин кыш идем... Һәм яз идем... Әнинең мин үзе идем – Мәхәббәтен көтеп йөргән бер кыз идем... Әниемнең мине белмәгән чагында төшләренә кердем колын, тайлар булып... Әле – бөре, әле – чәчәк, әле – алма, Әле – йолдыз, әле тулган айлар булып... Лена ШАГЫЙРЬҖАН Укый Мәликә Хәйрулла. Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top