ИЛЬШАТ ХАМАДИЕВ & ОЛЬГА ЛАХНОВА тал боресе НУРЛАТ ЯКТАШЛЫГЫ Tatar Cinema International ДК ЭНЕРГЕТИК

Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресе талларда; Сандугачым, әйтеп сайра, Сөйгән ярым кайларда? Сандугачым, очасыңмы, Кипте инде күлләрең; Синең янга барып кайта Һәр көнне күңелләрем. Акрын искән җил селкетә Агыйдел камышларын; Кем аерылмый, шулар белми Аерылу сагышларын. Агыйделләр дулкынлана, Дулкынлана, комлана; Басып сайрар талы сынса Сандугач та моңлана. Моңлы кичтә тальян гармун Кемнәр уйнатыр инде. Син булмагач күңелемне, Кемнәр юатыр инде. Гармуныңны тартып уйна Үрләргә менгәндә дә. Онытасым юк үлгәндә дә – Гүрләргә кергәндә дә.
Back to Top