✨АЛИҺӘ НУР 💫✨БӨДРӘ ТАЛ✨

Создатели клипа Илья и Лилия Балезины. Эльвира Хаматнурова көе Әхнәф Мазгаров сүзләре Иртәнге ак томаннарга Яр таллары чумганнар, Томаннарда адашканнар Язмышы чуалганнар. И бөдрә тал, бөдрә тал, Моңнарымны отып кал, Җанны өткән хәсрәтемне Дәрьяларга итеп сал. Томан күтәрелер әле, Таллар күренер әле, Адашканнар юллар табып Тагын сөенер әле. И бөдрә тал, бөдрә тал, Моңнарымны отып кал, Җанны өткән хәсрәтемне Дәрьяларга итеп сал. Сандугачлар талга кунып, Моңнар таратыр әле, Кайгы-хәсрәтле йөрәктә Шатлыклар артыр әле. И бөдрә тал, бөдрә тал, Моңнарымны отып кал, Җанны өткән хәсрәтемне Дәрьяларга итеп сал.
Back to Top