«Зәңгәр» мәчете янында мохтаҗ булган 100 гаиләгә корбан ите таратылды

Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан «Зәңгәр» мәчете янында мохтаҗ булган 100 гаиләгә корбан ите таратылды🐏🐏🐏 «Зәкят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрданов 5 тоннага якын корбан ите чалынуы һәм таратылачагы турында хәбәр итте. Ярдәмне барлыгы 600 гаилә һәм Татарстан Республикасында социаль эшчәнлек алып баручы 4 оешма алачак. ✍️📹 Камилә Билалова
Back to Top