Салават Фатхетдинов - Авыл кое

Салават Фатхетдинов 27 сезон Текст Алтын-сары чәчләреңне Син тарарсың, мин үрмәм шул. Менеп тауга, басып ташка Син карарсың — мин күрмәм. Ай янында якты йолдыз, Ай туды, син бат инде. Чит җирләрдә озак йөрдең, Бик сагындым, кайт инде. Зәңгәр чәчәк ата торган Гөлләр дә була икән шул. Дөнья булгач, бик сагынган Көннәр дә була икән. Быел килгән сахра кошның Агы-күге бар микән шул. Узган гомер хисап түгел, Алда гомер бар микән?..
Back to Top