Салават Фатхетдинов - Хыянәт

Салават Фатхетдинов Текст Төшемә керәсең таңнарда, Хыянәт ачысы җаннарда. Таптадың саф сөю хисләрен, хисләрен, Нишләдең син иркәм, нишләдең? Кушымта: Былбыллар ник елый талларда, Бер кем юк хәлемне аңларга?! Уйнап ла җил керде арага, Ни дәва табыйм соң ярама? Әйттеңме үкенү сүзләрен, Нәфрәттән яшь тулы күзләрем. Кичермим мин сине, гомергә— гомергә Янсам да, калсам да күмергә. Кушымта Бер кискән телемнәр ябышмый, Өзелеп сөйгәннәр ялгышмый. Вәгдәсен өзгәннәр кавышмый-кавышмый, Моң иттең син минем язмышны. Кушымта
Back to Top