Президент атамасы турында гади сораулар

1 июньнән “Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында“ канун үз көченә керә. Шуның нәтиҗәсендә Татарстанда президент атамасы да бетерелергә тиеш. 31 ел элек булдырылган президент институты гамәлдән чыгарыла дигән сүз. Федераль канун көченә кергәннән соң Татарстан өч ай эчендә үз кануннарын тәңгәлләштерергә тиеш булачак. Президент атамасы Татарстан, татарларга ни өчен кирәк? Президент институты республикага нәрсәсе белән кыйммәтле? Шушы мәсьәләләр әлеге видеода бик гади итеп аңлатыла.
Back to Top