авылдашыбыз Кәлимуллин Данис Хәмзә улы.

Хөрмәтенә, данга лаек була Саф намуслы хезмәт кешесе. Җирдә үз урыныңны табып була Йөрәгеңне бирсәң эш өчен. Ничек рәхәт! Синең хезмәтеңә Чын күңелдән “Рәхмәт!”-дисәләр. Вөҗданың пакь, намусың саф булып Хезмәтеңә башын исәләр. 55 яшең килеп ишек каккач, Мендем димә яшьнең түренә Күңелдә калсын көз чуагы Гомер үтә диеп сүрелмә. Гомер йомгаклары бер урала, Бер сүтелә җилләр иссә дә… Йөрәк кенә унсигездә кала Яшьләр 55 кә җитсә дә.
Back to Top