“Китмим әле яшьлегемнән“ . Луиза Батыр-Болгари көе ,Фирая Зыятдинова сүзләре.

Бер-бер артлы еллар уза, Көмеш өстәп чәчләремә. Ә шулай да мин ышанам Яшен булып яшьнәремә. Без бит җиргә якты, җылы, Ямь өстәргә яратылган. Китмим әле яшьлегемнән — Яз гөлләре арасыннан. Уйлар әле шактый зурдан — Язлар алып килү көздә. Алда әле ак өметләр, Йөрәк һаман унсигездә. Без бит җиргә якты, җылы, Ямь өстәргә яратылган. Китмим әле яшьлегемнән — Яз гөлләре арасыннан. Якты кояш, ал гөлләргә Килә һаман сөенәсе; Елый-көлә, яна-көя Яратасы, сөеләсе! Без бит җиргә якты, җылы, Ямь өстәргә яратылган. Китмим әле яшьлегемнән — Яз гөлләре арасыннан.
Back to Top