Бразилия кызы
Бүген парниктагы помидорларны вәхшиләрчә чишендердем әле. Ягъни, йоннарын йолкыдым, чын осталарча эпиляция ясадым. Алайса йон арасыннан, юк ла, яфрак астыннан берни күренми иде. Хәзер менә исә, нечкә билләре йомры-йомры помидорларын көчкә генә күтәреп тора. Ярый әле сөекле баһадирлары кочаклап, тьфү, таяклары көч бирә.
Берзаман күзем гаҗәеп бер җан иясенә килеп төшмәсенме! Куркып киттем! Анаееем, дип арт шәрифемә утыра яздым. Бразилия кызы үзенең шәп биюен башкара икән бит. Үзе кап-кара, үзе нинди көчле! Аяй- яй-яй. Үрмәкүч ич бу! Нишли ул? Әлеге галәмәтне тәүге тапкыр күрүем. Күрәсең, йомыркаларына пәрәвездән элпә ясый. Суык, яңгыр, хәвеф-хәтәр булмасын диеп тырышамы икән? Әллә гимнастика ясыймы? Чыннан да, матур бии бит. Сәнгатьле бии. Әллә йомырка эчендәге сабыйлары елыймы, безгә сөт кирәк диләрме икән? Бәлки, әнә шулай юатадыр, сыйпый-сыйпый тынычландырадыр? Әйе, искиткеч бии. Гүя, бии-бии туй күлмәге тегә. Бөек модельер диярсең!
Кара булса да сөйкемле үрмәкүч. Ул әни назы белән яна. Нарасыйларын кадер