Шәйхулова Миләүшә Фәһим кызын юбилее белән котлыйбыз!

Күркәм юбилеең белән! Җиңү бистәсендә яшәүче безнең өчен иң якын кешебез – кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбием Шәйхулова Миләүшә Фәһим кызы 21 апрельдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерлебез! Барыбыз да сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Бу якты дөньяга килгәннәр бер-берсен кабатламый, һәрберсенең үз язмышы, үз максаты. Син һәрвакыт үз-үзеңә таләпчән, мәрхәмәтле, ярдәмчел, яраткан эшеңнең остасы, киң күңелле, авыр чакта көч-куәт бирүче, иң-иң яхшы Әни, оныгыбызның яраткан әбисе, өебезнең җаны. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, ак бәхетләр телибез. Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, озын гомер насыйп итсен. Тормышыңның һәр мизгеленнән олы ямь табып, балаларыңның, оныгыңның куанычын күреп, пар канатлар булып, сөенеп яшәргә насыйп итсен. Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Данис, кызың Айзирә, улың Юныс, киявең Динар, оныгың Динә #МАЯККОТЛАУЛАР
Back to Top