Цифралаштыру буенча Татарстан Германия, Чехия дрсен итте

Цифралаштыру буенча Татарстан Германия, Чехия дәрәҗәсенә җитте. Федераль белгечләр бүген республиканың мөмкинлекләрен югары бәяләде. Экспертлар “Волга“ клубы очрашуында фикер алыша. Төп тема - цифралы икътисад илкүләм проектын тормышка ашыру. Дәүләт хезмәтләрен цифралаштыру, белгечләр кытлыгы, электрон тавыш бирү һәм башкалар. Сколково үзәге рейтингында цифралашу буенча Татарстан Россиядә икенче урында бара. Бары Мәскәүдән генә калыша. “Волга“ клубы очрашуында хәбәрчебез Айзат Шәймәрданов та катнашты.
Back to Top