Бәйрәмебезнең нуры якташыбыз Нурислам

Менә инде икенче ел рәттән Троица бәйрәменә нур өстенә нур өстәп якташыбыз Нурислам кайта. Аның моңлы, йөрәккә үтеп керә торган җырларына авылдашларыбыз рәхәтләнеп биеделәр. Нурисламның җырлары кичкә кадәр яңгырап торды. Туган ягын онытмаганы, безне үзенең җырлары белән сөендергәне өчен Нурисламга зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Алга таба да үзенең иҗатын киңәйтүен, зур залларда үзенең концертлары белән чыгыш ясавын теләп калабыз. Алга таба да шулай очрашырга язсын!
Back to Top