ЯШЬЛӘР НИ ХӘЛДӘ?

Соңгы елларда Татарстаннан читтәге байтак төбәкләрдә татар яшьләре хәрәкәте эшчәнлеге нык активлашты. Ел дәвамында төрледән-төрле форумнар, җыеннар, кызыклы остаханәләр һәм бәйгеләр уза. Төбәкләрдәге татар яшьләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Федераль татар милли-мәдәни автономиясе Казанда даими рәвештә укулар һәм семинарлар да оештыра. Йөз илле мең татар яши торган Ульяновск өлкәсендә татар яшьләре берлеге узган гасырның 90 нчы елларында оешкан иде. Ул чордагы матур башлангычны бүген өлкә татар автономиясе каршында эшләүче “Яшь тим” дип аталган оешма егет-кызлары дәвам итә. Сембер яшьләренең бүгенге эшчәнлеге хакында үз хәбәрчебез Рамис Сафин бәян итә.
Back to Top