🥕ФЕРМЕНТЛАНГАН КИШЕР ЯФРАГЫ ЧӘЕ

🥕ФЕРМЕНТЛАНГАН КИШЕР ЯФРАГЫ ЧӘЕ Кишер яфрагыннан чәй ясау өчен иң элек аның яфракларын җыеп, чүпләрдән аралыйбыз. Юып, саркытып алабыз. Эре итеп турыйбыз, киң савытка салып, кул белән суты чыгарлык итеп уабыз. Озак кына уганнан соң, савытка тыгызлап тутырып, өстенә юеш чүпрәк каплап, авыр әйбер бастырып, якынча бер тәүлеккә калдырабыз. Бер тәүлеккә якын вакыт үткәннән соң, аны табага таратып кызу булмаган мичтә (60-70 градус) киптереп алабыз. Ул төсен үзгәртеп, сорырак чәй төсенә керергә тиеш була. Чиста пыяла банкаларда яки кәгазь пакетларга салып саклыйбыз. Эчү өчен нәкъ кара чәй кебек пешереп алабыз. Бераз төнәткәннән соң, матур төскә кергән чәебезне кайнар килеш эчәбез. Шифасы булсын!
Back to Top