Бәлешнең була төрлесе.
Бәлешнең була төрлесе.
Итлесе, кабаклысы.
Ә була җимеш-дөгеле,
Яисә карабодайлы...
⠀
Әйе, табыннарга ит-бәрәңге бәлеше генә түгел, ә ярмалы бәлеш тә пешерелә иде.
Әнием карабодай яисә дөге бәлешен аеруча хатын-кызлар табыннарына пешерә иде.
⠀
Күптән түгел балалар кайткан җиргә дөгенекен пешергән идем. Кызым: “Әни, бу бит әбинеке кебек булган!“, - дип үзенең дә өйрәнәсе килеп китте.
⠀
Шөкер. Әйдәгез, бергәләшеп пешерик әле.
⠀
Диаметры ~28 см.булган табага кирәк булачак👇🏻
⠀
Камырга:
•Он - 600-650 г.
•Кефир - 250 мл.
•Ак май/авыл каймагы - 2 аш.к.
•Сода -1 б.к.
•Тоз - 1 б.к.
⠀
Эчлеге:
•Дөге - 3 стакан
•Йөзем (уртача төстәгесе)- 2 стакан
•Кызыл җимеш - 1 стакан/150 г.
•Шикәр комы - 1/3 стакан
•Тәменчә тоз
•Атланмай - 450 г.
⠀
✓Дөгене тәменчә тоз кушып алдан бүрттереп, май бутап суытып куябыз.
✓Йомшак иттереп камыр җәябез.
✓Кызыл җимешләрне 4кә кисәбез.
✓Кызыл җимешнең әзрәген аерып калдырыгыз. Дөге, шикәр комын, йөзем һәм кызыл җимешнең зур өлешен бергә бутыйбыз.
✓Камырны 3 өлешкә бүләбез: зур, уртача, кечкенә. З