Мич коймагы. Әнкәй табыны. №4
Бу юлы “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты, блогер Гөлгенә Шиһапова рецепты буенча МИЧ КОЙМАГЫ әзерлибез.
НИЛӘР КИРӘК БУЛА
1 стакан (250 мл) җылы сөт
1 стакан (250 мл) җылы су
2 йомырка
2 калак майонез
11 г. коры чүпрә
2 калак шикәр комы
тоз (бер калак чамасы)
он (чамалап салабыз)
1. Су, сөт, йомырка, майонез, шикәр комы, тоз һәм чүпрәне бергә кушып салабыз. Барысын бергә яхшылап болгатабыз.
2. Онны иләктән иләп, әз-әзләп кенә салабыз һәм камырны куе сметана хәленә җиткәнче туглыйбыз.
3. Камырны чүпрәк белән каплап, 20 минут чамасы кабарганын көтәбез.
4. Камыр күпереп чыккач, аш чүмече белән алып, табага җәеп салабыз. Тәмле булсынга Гөлгенә коймакны ат яки каз маенда кыздыра.
5. Коймакның бер ягын газ өстендә төбе кызарганчы 3-4 минут чамасы тотабыз.
Аннан соң табаны духовкага күчереп, коймакны “гриль” режимында әзерлибез. Духовканы алдан җылытып куясы.
6. Духовкада 6-7 минут тотканнан соң, табаны чыгарып, коймакны майлыйбыз.
7. Пешергән ризыкларыгыз тел йотарлык тәмле булсын!
ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз –
! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз !
Без кайларда бар:
VK -
Әстәгъграмда - @aitchetat
Ютубта - @aitche-tat
Рутубта –
#әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #әнкәйтабыны #энкэйтабыны #татарчарецептлар #гөлгенәшиһапова #голгенэшихапова