Исәнлек булса бар да була♨️ Исән булыйк дуслар!

Авыл читендә бер ялгыз карт яши. Аның беркеме дэ булмый. Бердәнбер көнне мич каршында утырганда ишек шакыйлар. Кем бар анда, дип сорый карт. Мин акча! - дигән җавап ишетә. Хатыным, балаларым юк, берүзем нишлим мин акчалар белән? - дип ишекне ачмый карт. Бераздан тагын ишек шакыйлар. Тагын кем йөри анда? - ди карт. Мин - Бәхет! - ди. Кирәкми, мин ялгыз. Нишлим синең белән?- дип аңа да ишек ачмый. Өченче тапкыр ишек шакыйлар. Урыныннан тормый гына карт тагын шул соравын бирә. Мин сәламәтлек дигән җавап ишеткәч, урыныннан торып ишекне ачып өйгэ кертә. Өйдэ сәламәтлек булгач, артыннан акча да, бәхет тә килеп керә. Менә шулай, дусларым, байлык бер айлык диләр, сәламәтлек кадерле шул. Авырмыйча, исән- сау булып, киләчэккә якты өметлэр белән яшик.. Ялгызмы..парлымы.һәр кеше өчен дә сәламәтлектән дә кадерле әйбер юк бу дөньяда!! Аллаһы Тәгалә барчабызга да саулыкны өеп бирсен, сердәшләрем! Булган сырхаулар узып, төзәлеп бетсен,яңаларын бирмәсен, булганына шөкер итеп яшик! Бәхетле булыйк 🙏🤲
Back to Top