«Бүген ярат мине» Рәфинә Ганиуллина hәм Рәзил Камалов

(Газиз Кашапов сүзләре, Азамат Гильманов көе) Күзләреңдә диңгез төсен күрәм,Чәчләреңә көмеш сибелгән.Син яратсаң, бүген ярат мине,Безгә гомер бик аз бирелгән. Тәңкә карлар ява гөлләремәКөзләр инде әллә җиттеме?!Син яратсаң, бүген ярат мине,Әрнүләргә дучар ит инде. Без барыбер бер һаваны сулап,Җир шарында бергә яшибез.Син яратсаң, бүген ярат мине,Яратырдай чакта яшибез. Мәхәббәт ул мәңге сүнми торган,Үлми торган тойгы кешедә.Син яратсаң, бүген ярат мине,Бүген төнлә кер син төшем
Back to Top