«КАРАШ-Шоу» | «Караш» инсценировка мәктәбе финалы

Кариев театры татар телендә иҗат итүчеләр өчен «КАРАШ» инсценировка мәктәбен оештырган иде. 17 егет һәм кыз драматургия нигезләрен үзләштерде һәм, үзләренә ошаган әсәрне сайлап, инсценировканың беренче сәхнәләрен язды. КАРАШ-Шоу – шушы мәктәпнең финалы ул. КАРАШ-Шоуда мәктәпнең җиңүчеләре билгеләнде. Аларны Татарстан театрлары җитәкчеләре, режиссерлар, артистлар, композиторлар, рәссамнар, тәнкыйтьчеләр һәм, әлбәттә, тамашачылар тавыш бирү ярдәмендә ачыклады. «Караш» инсценировка мәктәбенең җиңүчесе - Лилия Гыйбадуллина. Икенче урында - Илфак Хафизов. Өченче урын ияләре - Фәнил Гыйләҗев, Эльвира Фатыйхова, Рүзәл Әхмәдиев.
Back to Top