Ләйлә АЛЕМБИКОВА – Язмыш, язмыш... / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN

Язмыш, язмыш, Сиңа сылтап хәсрәт-борчуларны Кеше көнгә ничә уфтана. Синдә эзли гаеп адәм заты, Тайпылганда юлның чатында. Имеш, Анда гына сырхау, авырулар, Аңа гына тезгән киртәләр, Аның гына якын дус-ишләре Кулны селтәп ташлап китәләр. Бәйләнелгән күзләр арасында Әйтегезче, кемгә кем хаҗәт. Күршең түгел – кан туганың да Сөйләшмәскә табадыр сәбәп. Ә югыйсә нужа капчыклары Һәркемгә дә тигез бүленгән, Җилкәләргә салып, алар белән Бәхетле була бел, диелгән. Язмыш, язмыш, Авыр чакта төз торырлык көч бир, Уфтанмаска юлла сабырлык. Табын-өстәлләрдә генә түгел, Күңелләрдә булсын ул муллык. Яктылык караңгыда табыла, Кара төстә чагыла аклары, Яңгырдан соң була кояшның да Бер елмаеп караган чаклары. Яшь шагыйрә – Ләйлә Алембикова Оператор һәм монтаж остасы – Илмир Хәбибуллин Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top