Кабырчыктан чыгу - Злйха Камалова / перформер: Илдар Алекбаев
Һәркемгә таныш хис: тормышның иң авыр чагында, кая, кемгә барып сарылырга белмисең. Шулчак көчне үз эчеңдә табып, горур итеп алга атлыйсың.
«Ало, Илһам» проектының эксперименталь шигъри форматлары дәвам итә. Бу юлы экранда - перформер Илдар Алекбаев. Шигырь авторы һәм укучысы - Зөләйха Камалова.
Кызара таң әнә
Һәм янә, Куера тормышның
Агышы.
Ышыкка елыша,
Йөрәкне каера бер коткы пышылдый
“Ялгышма!»
ялгышма, яратма, сулама,селкенмә
эндәшмә, тын алма, яшәмә!
Куркыныч бу дөнья
Рәхимсез аяусыз
Җанымны
Ул буйый карага буяусыз
Тын тула, күкрәктә әлләни сулкылдый
Һәм тарта арканын чынбарлык.
Таң ата, ал булып офыкта
Мин тоям
Кочем бар тормышка чыдарлык.
Үрмәлим, сөйрәләм
Суларга өйрәнәм, тын бирәм, шәүләмә күнегәм.
Күзәтәм, кагылам, кычкырам, Яратам
Яшәргә сүз бирәм бүгеннән.
Бәхеттән, еларга,
Бик комсыз булырга
Кылырга күңелдән, Суларга нык тирән
Яшәргә тормышны, Сөяргә эчкерсез,
сүз бирәм үземә бүгеннән