“Бердәм Россия” партиясеннән алдан тавыш бирүдә катнашучыларның халык белән очрашулары башланды

Кичә райондашларыбыз белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, ТР Дәүләт Советы депутаты, “СМУ-88” компанияләр төркеме директоры Илья Вольфсон, Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, Казан медицина көллияте укытучысы Марина Сәгъдиева, Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов очрашты. Әлеге чарада районыбыз башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашты. Очрашу вакытында депутатлыкка кандидатлар үзләренең ниятләре, программалары белән таныштырдылар, очрашуга килгән гражданнарның кайбер сорауларына җавап бирделәр. Фоторепортаж:
Back to Top