25-летие ЦТК

Узган гасыр азагында Бөтендөнья татар конгрессы съездында Татарстанның ул чактагы президенты Минтимер Шәймиев төбәкләрдә татар мәктәпләре белән бергә татар мәдәният үзәкләре дә ачу бурычын куйган иде. Нәкъ менә шул чорда илебезнең татарлар күпләп яши торган Ульяновск өлкәсендә, Мари иле республикасында беренче мәдәни үзәкләр үз ишекләрен ачты. Шул вакыттан бирле узган еллар әлеге үзәкләрнең кирәклеген һәм халкыбыз өчен файдалы икәнен раслады. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен дистәләгән иҗат коллективлары, түгәрәкләр эшли башлады. Кайчандыр бу үзәкләрдә шөгылләнгән егет-кызларның байтагы бүген халкыбызның зур сәнгатенә хезмәт итә. Безнең хәбәрчебез Рамис Сафин Йошкар Ола шәһәрендә булып бу якларда иң беренчеләрдән булып ачылган мәдәни үзәкнең 25 еллык эшчәнлеге белән танышып кайтты.
Back to Top