1. Бу — Аллаһның тәкъдире. Сабырлыкка ирешү юллары || Раил хәзрәт Фәйзрахманов
Күп очракта кеше белән нинди дә булса авырлыклар, борчу-мәшәкатьләр була калса, ул: «Нигә минем белән мондый хәл булды соң әле, нигә шулай, нигә болай...», — дип сыкрана, зарлана.
Күп кешеләр сагыш-борчу, авырлыкларның ни сәбәпле килгәнен аңламыйлар, белмиләр һәм шуның аркасында хәсрәт төбенә төшүләрен дәвам итәләр.
Ә бит Аллаһтан һәм Аның илчесеннән (Аллаһның аңа салаватлары һәм сәламнәре булсын) хәбәр ителгән сүзләргә колак салса, ул шушы борчу-сагышын җиңеллеккә, күңел тынычлыгына әйләндерә алыр иде.