Лаеклы ялдагы укытучыларны хрмтлделр
“Укытучы һәм остаз елы” уңаеннан оештырылган “Буыннар очрашуы“на төрле елларда Саба урта мәктәбендә укыткан мөгаллимнәр чакырылган иде. Кичә барышында алар мәктәп тормышына бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар. Сәхнәдә берничә буын мөгаллимнәре күреште. “Әлеге кичәнең максаты хәзерге һәм элеккеге буын укытучыларын таныштыру, очраштыру, өлкәннәрнең киңәшләрен тыңлау, кызыклы хатирәләрне искә алу иде. Чарага кайчандыр шушы белем йортында укыткан өлкән буынны белеп үссеннәр, урамда очрашканда хөрмәтләп исәнләшсеннәр, хәлләрен белешсеннәр өчен өлкән сыйныф укучыларын да чакырдык. Ике як өчен дә файдалы очрашу булды”,– дип уртаклашты чараны оештыручыларның берсе Ләйсән Юнысова.