Көлтә бәйләү
“Татарстан” журналы халкыбызның ата-бабадан килгән затлы һөнәрләрен, шөгыльләрен барлауны дәвам итә.
Эссе дип тормадык, кырга чыгып, көлтә көлтәләдек. Әле илле яшьлек хатын-кызлар, ир-атлар эшнең нәрсәдә икәнлеген чамаласалар, яшьләр өчен ул ят. Көлтәне ничек бәйлиләр? Ни өчен аны шулай эшләгәннәр? Апас районының Олы Бакырчы авылында безгә әнә шул борынгы шөгыльнең асылын аңлаттылар.