Сарай -бәлеш

Бүген безгә өйрәтә торган сарай-бәлеш белән кунак табыннарын бизи Гөлшат ханым СӘМИГУЛЛИНА. «Хәзер беркемне дә ризык белән гаҗәпләндерә алмыйсың. Ә менә әлеге десерт бик үзенчәлекле», – ди ул. Белгән эшне күтәреп йөрисе юк, ди безнең халык. Әйдәгез, бергәләп сарай-бәлеш пешерергә өйрәник әле! Этим старинным блюдом Гульшат Самигуллина украшает стол практически для каждого гостя. Сейчас трудно удивить гостей чем-то необычным. А это блюдо у всех вызывает восторг! Давайте учиться вместе! Кирәк (камыр өчен) 800 г бодай оны / 1 стакан сөт өсте (сливки) / 0,5 стакан су / 2 йомырка; 50 г эретелгән атланмай / бер чеметем тоз. (эчлек өчен) 600 г чистартылган әстерхан чикләвеге / 300 г шикәр комы. (ширбәт өчен) 1 стакан су, 2 стакан шикәр комы. Эш барышы Тирән эчле савыттагы онга сөт өсте, су, тоз салып, ике йомырканы сытып камыр басабыз. 1-2 аш кашыгы эретелгән атланмай кушабыз. Бераз гына чәй содасы да өстәп җибәрә аласыз. Камыр токмачныкыннан йомшаграк булырга тиеш. Әзер камырны җиде тигез кисәккә бүләбез. Һәр кисәкне уч төбендә әвәләп, шарлар ясыйбыз. Әстерхан чикләвеген ваклыйбыз. Без киледә төйдек, пычак белән турарга дабула. Иң мөһиме: артык ваклап бетермәгез. Төелгән чикләвекне тирән савытка салып, шикәр комы белән катнаштырабыз. (Борынгы рецепт буенча шикәр комы чикләвек белән тигез алынырга тиеш, ләкин алай артык баллы булачак.) Эчлекне җиде өлешкә бүләбез. Җиде кисәк камырның берсен таба читеннән чыгып калырлык итеп җәябез. Табаны майлап, әзер җәемне салабыз, чит-читләрен тигезлибез. Камырны эретелгән атланмай белән мул итеп майлыйбыз һәм өстенә эчлекнең җидедән бер өлешен сибәбез. Икенче кисәкне дә җәеп, эчлекнең бер өлешен өстенә түшибез. Җәемнең чит-читләрен күтәрә төшеп, кул белән җыеп бөрәбез. Чынаяк тәлинкәсе зурлыгында гына калган камырны табадагы җәем өстенә салабыз. Калган камырларны да шулай бөреп, берсе янына кикенчесен куя барабыз. Эчлек артып калса, өстенә сибәбез. Камырның таба читеннән чыгып калганын бәлеш өстенә каплыйбыз. Сарай-бәлеш артык кызу булмаган мичтә 40–50 минут чамасы пешә. Өсте аллангач, мичтән алабыз. Калын төпле кәстрүлдә су һәм шикәр комыннан ширбәт кайнатабыз. Рецепт буенча 1 стакан суга 3 стакан шикәр алынырга тиеш, без күләмен бераз киметтек. Ширбәтне кайнар килеш пешкән бәлеш өстенә сибәбез һәм тагын беразга мичкә куеп алабыз. Әзер бәлешне табасында килеш суытып, кечкенә кисәкләргә бүләбез. Шакмаклап та турарга мөмкин. Суынган сарай-бәлешне кайнар чәй белән табынга чыгарабыз. Чәйләрегез тәмле булсын!
Back to Top