Казань урамнары кем хөрмәтенә исемләнгән? З.Солтан урамы

131 ел элек күренекле татар актеры, режиссеры һәм татар театрына нигез салучыларның берсе Зәйни Солтанов туган. Зәйни Солтановның иҗади эшчәнлеге татар театры тарихында күренекле эз калдыра. Режиссер буларак, ул Татар академия театры сәхнәсендә К.Тинчуринның «Ватан», М. Җәлилнең «Гудок», А. Файконың «Портфельле кеше» (барысы да — 1929), В.Катаевның «Авангард» (1930), Г.Камалның «Банкрот» (1933) һәм башка спектакльләрен куя. Казанның Иске Татар бистәсендәге урамның шундый талантлы кешенең исемен йөртүе гаҗәп түгел!
Back to Top