Гирфанова Раиля: Яа ел белн!
Җир йөзенә Яңа еллар килә,
Яңа тылсым керә һәр өйгә.
Могҗизага төреп бар дөньяны,
«Җем-җем» итеп карлар сибелә.
Аклык, сафлык сөргән тирә-юньне,
Сихри көчкә ия булган төн.
Әкияти тылсым безне чорнап ала,
Изге теләк тели бүген һәркем.
Яңа елның алсу таңы безгә,
Иксез-чиксез бәхет китерсен.
Якты өмет баглап алга атлыйк,
Яңа сулыш сихәт иңдерсен